САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Куйбышев урамында яшәүчеләр җәен дә, кышын да рәхәт күрми

2014 ел, Яңа ел бәйрәме белән бергә, Сарман авылы Куйбышев урамы 74 йортында яшәүчеләр өчен язны да алып килде. Урамда торган җылы һава температурасы түбәдәге карны да эретте. Капиталь ремонтны шулкадәр яхшы үткәргәннәр ки, хәтта кышкы кояш нурларыннан эрегән кар суы югарыдагы каттагы фатирларга үтеп чыкты. Кеше чыршы бизәсә, алар...

2014 ел, Яңа ел бәйрәме белән бергә, Сарман авылы Куйбышев урамы 74 йортында яшәүчеләр өчен язны да алып килде. Урамда торган җылы һава температурасы түбәдәге карны да эретте. Капиталь ремонтны шулкадәр яхшы үткәргәннәр ки, хәтта кышкы кояш нурларыннан эрегән кар суы югарыдагы каттагы фатирларга үтеп чыкты. Кеше чыршы бизәсә, алар фатирларын чиләк, таслар белән тутырырга мәҗбүр булды. Түбәдән аккан су түшәмнән яңгыр кебек яуды. Уенын-чынын бергә кушып дигәндәй, ул су табак-савыт юарга булса да ярап куйды тагын. Ник дисәң, ул һәм Куйбышев урамының 76 йортларында яшәүчеләр инде менә ничәнче көн суга тилмерә. Моңа кадәр җәйге челләдә генә су бирү өзелсә, 2013 елдан башлап ул хәтта кыш көннәрендә дә юньләп килми. Идарәчел компаниягә шалтыраткач, су була-булуын, тик бер-ике көнгә генә. Гел шалтыратып торуны таләп итәләр, күрәсең. Яңа ел түргә узу белән, бу йортларда да су бетте. Халык ничарадан-бичара дигәндәй, литр ярымлы шешәләрен күтәреп, чишмәгә "теркелди". Су булмагач, ике контурлы котелларын да юньләп эшләтә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев