САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда комиссия утырышы булды

Бүген, 2 нче март көнне, "Сарман" кинотеатры бинасында балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хоукуларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин узган ел балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозулар һәм күзәтүчесезлек, аларны кисәтү чаралары турында сөйләде. Ведомствоара...

Бүген, 2 нче март көнне, "Сарман" кинотеатры бинасында балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хоукуларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин узган ел балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозулар һәм күзәтүчесезлек, аларны кисәтү чаралары турында сөйләде. Ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы секретаре Ләлә Насыйбуллина консилиум эшчәнлеге белән таныштырды. Опека һәм попечительлек органы баш белгече Зәния Вафина ятим балаларның торакка хокукларын яклау буенча башкарылган эшләргә тукталды.

Утырышта административ эш каралды.

Утырышка йомгакны балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хоукуларын яклау буенча район комиссиясе рәисе урынбасары Индира Сәхипова ясады, алда торган бурычларга тукталып, яшүсмерләр арасындагы хокук бозуларны кисәтү буенча эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев