САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда «Хәтер бакчасы» утырттылар

Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән Халыкара акция дәвам итә. Анда Сарман районы да актив катнаша.

Бүгенге көндә районда ун Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Аларның батырлыклары истәлегенә 6 май көнне Сарманның яңа микрорайонында урнашкан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган парк территориясендә ун чыршы агачы утыртылды. Әлеге акциядә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман урта мәктәбенең һәм Сарман гимназиясенең «Яшь армиячеләр» һәм экологлар отрядлары, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәррәм Фәйзуллин, тыл ветераны Мәхмүт Газдалов, сугыш елы баласы Хәмзә Шакиров катнаштылар.

- Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да ун чыршы утырткан идек. Аллага шөкер, бөтен ветераннарыбыз да, агачлар да елны исән-сау чыктылар, - диде Индира Рәис кызы.

Парк территориясеннән ерак түгел фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан – сәламәтлек белән бәйле сораулар буенча ветераннар анда мөрәҗәгать итә алалар. «Хәтер бакчасы» акциясендә теләгән һәрбер кеше катнаша ала. Аңа районның мәктәп укучылары, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләре коллективлары да кушылдылар.

Илназ Дәүләтбаев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев