САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Халыкара конференциянең пленар өлеше узды

Бүген район Советының утырышлар залында "Танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морад Рәмзи: тарих һәм заман" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Аны райондашыбыз - Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” Милли советы әгъзасы, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү буенча бөтендөнья ассоциациясе башкаручы директоры, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев алып барды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.
Фәнни-гамәли конференция (аны форум дип атарга да мөмкин) үз эшен кичә, 5 майда, Морад Рәмзинең туган авылы – Әлмәттә башлады. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе, "Татар төбәкне өйрәнү җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы, "Ак калфак" республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, "Живое древо" гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү фонды, ТР Татар морзалары Мәҗлесе, Казан һәм Чаллыдагы Сарман районы якташлык җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.
Аның төп максаты Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүнең оригиналь басмасын тәкъдир итү булды.
Конференциядә Морат Рәмзи тормышына һәм фәнни, иҗади мирасына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев