САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда инвалидлар автомобиль йөртү осталыгы бәйгесендә катнаштылар

Бүген Сарманда инвалидлар декадасы кысаларында инвалидлар арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйге үтте. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, юл иминлеге программаларын финанслау...

Бүген Сарманда инвалидлар декадасы кысаларында инвалидлар арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйге үтте. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, ветераннар советы Президиумы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина, "Ялкын" картинг-клубы тренеры Раиф Сәетшин һәм механик Мөдәррис Гинатуллин катнаштылар.

Бәйгедә ун катнашучы "Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү" һәм "Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре" номинацияләрендә көч сынаштылар.

"Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү" номинациясендә Петровка Завод авылыннан Илгиз Шаяхмәтов җиңде. Ул 1978 елдан бирле машина йөртә. Икенче урынны Сарманнан Рәсим Фәррахов алды. Аның машина йөртү стажы 35 ел тәшкил итә. Өченче нәтиҗәне Илексаздан Илдус Әхмәтшин күрсәтте. Аның стажы - шулай ук 35 ел.

Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып Илдус Әхмәтшин танылды. Ул ун балл җыйды. Шулай ук ун балл белән икенче урынны Сарманнан Илнур Зарипов алды (2013 елдан - руль артында). Өченче урында - Сарманнан Рәмис Тимофеев (тугыз балл). Машина йөртү стажы - 27 ел.

Гомуми нәтиҗә буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

  1. Илдус Әхмәтшин.
  2. Рәсим Фәррахов.
  3. Илнур Зарипов.

Призерларга һәм барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев