Сарманда инвалид балалар өчен Корбан ашы үткәрелде
Бүген, 25 сентябрь көнне, район үзәгендәге "Восточное" кафесы хуҗасы Әминә Ишморатова кафеда инвалид балалар өчен Корбан ашы үткәрде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен бик матур бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Балалар, табын тулы сый-нигъмәтләр белән сыйлана-сыйлана, төрле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, үз һөнәрләрен күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, бүләкләр алдылар. Бу...
Бүген, 25 сентябрь көнне, район үзәгендәге "Восточное" кафесы хуҗасы Әминә Ишморатова кафеда инвалид балалар өчен Корбан ашы үткәрде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен бик матур бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Балалар, табын тулы сый-нигъмәтләр белән сыйлана-сыйлана, төрле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, үз һөнәрләрен күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, бүләкләр алдылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев