САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда иминиятләүчеләр өчен семинар үткәрелде

Кичә, 8 нче апрель көнне, район Советының утырышлар залында иминиятләүчеләр өчен "Туры түләүләр" пилот проектын тормышка ашыру кысаларында законнардагы үзгәрешләргә багышланган семинар үткәрелде. Аны Социаль иминият фондының Сарман районы буенча иминият бүлеге баш белгече Нурия Курбиева алып барды. Социаль иминият фонды региональ бүлекчәсе 10 нчы филиалының иминият взнослары белән идарә...

Кичә, 8 нче апрель көнне, район Советының утырышлар залында иминиятләүчеләр өчен "Туры түләүләр" пилот проектын тормышка ашыру кысаларында законнардагы үзгәрешләргә багышланган семинар үткәрелде. Аны Социаль иминият фондының Сарман районы буенча иминият бүлеге баш белгече Нурия Курбиева алып барды.

Социаль иминият фонды региональ бүлекчәсе 10 нчы филиалының иминият взнослары белән идарә итү бүлеге начальнигы Лилия Мугафарова "Туры түләүләр" пилот проекты, закондагы үзгәрешләр турында сөйләде. Филиалның һөнәри куркынычлылык очракларын иминиятләү бүлеге начальнигы Ирина Гатина производствода травма алуларны кыскарту буенча кисәтү чараларын финанслау, иминият тарифларына ташламалар һәм өстәмәләр билгеләү мәсьәләләренә тукталды. Тензор компаниясе вәкиле Юлия Храпина хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен, отчетларны электрон төстә тапшыру тәртипләре белән таныштырды.

Сарман муниципаль районы порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев