САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды

Бүген зур бәйрәм – Республика көнендә Сарманда зур тантана үткәрелде: Сарман балалар сәнгать мәктәбенә бөек җырчыбыз – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров исеме бирелде һәм бөек җырчыбызга бюст ачылды.

Тантанада күп санлы мәртәбәле кунаклар да катнашты. Райондашларыбызның шатлыгын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш итү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, якташыбыз, эшмәкәр, Илһам шакиров бюстын эшләүгә һәм аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән райондашыбыз Илдар Гамиров, Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин, Татарстанның халык артисткасы, якташыбыз Зөһрә Шәрифуллина, аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, җырчы Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар уртаклаштылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев