САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре" бәйгесе үтте

Узган атнада район мәдәният йортында 2014 ел - Мәдәният елы уңаеннан районда мәдәният хезмәткәрләре арасында "Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Бәйгедә авыл мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм авыл клублары мөдирләре катнашты. Максаты: - мәдәният хезмәткәрләренең профессиональ эшчәнлеген, иҗади осталыкларын үстерү; - авыл халкының ялын оештыру; -...

Узган атнада район мәдәният йортында 2014 ел - Мәдәният елы уңаеннан районда мәдәният хезмәткәрләре арасында "Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Бәйгедә авыл мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм авыл клублары мөдирләре катнашты.
Максаты:
- мәдәният хезмәткәрләренең профессиональ эшчәнлеген, иҗади осталыкларын үстерү;
- авыл халкының ялын оештыру;
- яшь буынга эстетик тәрбия ролен көчәйтү;
- милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм мәдәниятне, сәнгатьне пропагандалау.
Бәйгедә Иске Әлмәт авылы мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Шәрәпова, Кәүҗияк авылы сәнгать җитәкчесе Лилия Гаязова, Ләшәү Тамак авылы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Кәлимуллина, Сөлек авылы сәнгать җитәкчесе Ландыш Хуҗина, Александровка авылы сәнгать җитәкчесе Сөмбел Әкрамова, Көлмәт авылы мәдәният йорты мөдире Гөлнур Газизова катнаштылар. Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тагын да күбрәк фотоларны Сарман муниципаль районы порталыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев