САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Җиңү парады узды

Көн яңгырлы булуга карамастан, Сарманда Җиңү бәйрәме бик күңелле узды. Тантанада якташыбыз - ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты. Ул сарманлыларга президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады,...

Көн яңгырлы булуга карамастан, Сарманда Җиңү бәйрәме бик күңелле узды. Тантанада якташыбыз - ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты. Ул сарманлыларга президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады, шушы көннәрдә Ватаныбызны сакларга китүче егетләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм сәламе булып, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Ветераннар исеменнән Кәүҗияк авылыннан сугыш ветераны Зиннур Газизов чыгыш ясады. Сарман урта мәктәбе, гимназиясе, аграр көллият, эчке эшләр бүлеге, хәрби хезмәткә чакырылучылар, Нөркәй, Петровка урта мәктәпләре егетләре һәм кызлары строй белән тантаналы рәвештә уздылар, ретро машиналар парады булды. Алар артыннан " Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар, оешма- предприятия коллективлары узды. Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Паркта кыр кухнясы эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев