САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Җиңү хакы" дигән сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте

Бүген Сарман үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү хакы" дип аталган сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте. Анда 40тан артык кеше катнашты.Алар жюри һәм тамашачыларга шигырь, прозадан өзек, үзләре язган шигырь һәм үзләре язган прозадан өзек тәкъдим иттеләр. Жюри рәисе вазыйфасын китапханә директоры Роза Гайфуллина башкарды. Шулай ук...

Бүген Сарман үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү хакы" дип аталган сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте. Анда 40тан артык кеше катнашты.Алар жюри һәм тамашачыларга шигырь, прозадан өзек, үзләре язган шигырь һәм үзләре язган прозадан өзек тәкъдим иттеләр. Жюри рәисе вазыйфасын китапханә директоры Роза Гайфуллина башкарды. Шулай ук аның составында район мәдәният йорты методисты Энҗе Ихсанова, җирле шагыйрь Әшрафулла Зарипов, китапханәнең библиографик бүлеге мөдире Гөлнур Мадьярова, методик бүлек мөдире Алсу Нариманова, уку залы мөдире Равилә Шәмсетдинова һәм китапханә абонементының әйдәп баручы китапханәчесе Лилия Фәретдинова булдылар. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" бәйгенең мәгълүмати партнеры булды.

Бәйгегә йомгак 30 апрельдә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев