САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Җиңү хакы" бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген "Сарман" кинотеатрында "Җиңү хакы" сәнгатьчә укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. "Шигырь" номинациясендә Райханә Зарипова һәм Миләүшә Җәлилова - өченче, Энҗе Зиннәтуллина һәм Елена Павлова икенче булдылар. Беренче урыннарны Рәзинә Гарифуллина, Энҗе Шәехова, Римма Әхмәтбаева, Лилия Низамова алдылар. "Проза" номинациясендә ике урын булды: Әлфия Салихҗанова - өченче, Азия Хәсәнова беренче булдылар....

Бүген "Сарман" кинотеатрында "Җиңү хакы" сәнгатьчә укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. "Шигырь" номинациясендә Райханә Зарипова һәм Миләүшә Җәлилова - өченче, Энҗе Зиннәтуллина һәм Елена Павлова икенче булдылар. Беренче урыннарны Рәзинә Гарифуллина, Энҗе Шәехова, Римма Әхмәтбаева, Лилия Низамова алдылар. "Проза" номинациясендә ике урын булды: Әлфия Салихҗанова - өченче, Азия Хәсәнова беренче булдылар. Бу алар арасында баллар аермасы зур булу сәбәпле шулай булды. "Үзе иҗат иткән шигырь" номинациясендә Альфира Хаҗиева өченче урынны яулады, икенче урында Айсылу Кәлимуллина, Рәсимә Билалова һәм Лилия Тимербаева урнаштылар, Расиха Гыйльфанова беренче булды. Лариса Арсланова Гран-прига лаек булды. Калган сәнгатьчә укучылар махсус номинацияләр буенча һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр. Шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Жюри исеменнән җирле шагыйрь Әшрафулла Зарипов барысына да изге теләкләрен җиткерде, сугыш тематикасына шигырен укып китте.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда "Җиңү хакы" дигән сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев