САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда "Хәтер шәме" кабыздылар

Кичә мәктәп укучылары, спорт һәм ял лагеренә йөрүчеләр, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардиячеләр"е, ФОРПОСТ әгъзалары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, иҗтимагый совет әгъзалары үзәк Ял паркында "Хәтер шәме" кабыздылар. Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу зур патриотик тәрбия чарасы булды. Чарада район башлыгы урынбасары ГҮзәл Гәрәева, "Бердәм Россия"...

Кичә мәктәп укучылары, спорт һәм ял лагеренә йөрүчеләр, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардиячеләр"е, ФОРПОСТ әгъзалары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, иҗтимагый совет әгъзалары үзәк Ял паркында "Хәтер шәме" кабыздылар. Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу зур патриотик тәрбия чарасы булды. Чарада район башлыгы урынбасары ГҮзәл Гәрәева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова катнаштылар. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, чарада катнашучылар каршында чыгыш ясап, Хәтер һәм кайгы көненең әһәмиятен билгеләп үтте, бүгенге тыныч тормыш өчен көрәшеп һәлак булучыларның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте. Бу көнне күпкатлы йортларда яшәүче райондашларыбыз да Хәтер шәмнәре кабызып, акциягә кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев