САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче отправкасы булды

Бүген Сарманда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче отправкасы булды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан егетләр армия сафларына киттеләр. Аларны Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Дени Ахмадов, әти-әниләре, йөргән кызлары, дуслары,...

Бүген Сарманда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче отправкасы булды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан егетләр армия сафларына киттеләр. Аларны Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Дени Ахмадов, әти-әниләре, йөргән кызлары, дуслары, туганнары озатып калдылар. Хәрби комиссариат хезмәткәре Ленар Һадиуллин, фельдшер Разия Хаҗиева һәм Мөслим районы вәкиле егетләрне Казанга озата киттеләр.

Безнең районнан ике егет солдат булачак - Җәлил бистәсеннән Радик Миңнекаев һәм Урта Кәшер авылыннан Камил Хәбибуллин. Мөслим районыннан армиягә җиде егет китте.

Илгизәр Гаделшин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев