САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Кичә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан район үзәк ял паркында зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә флотта хезмәт үткәннәр, аларның гаиләләре, әти-әниләре чакырылдылар. Чара мемориал комплекска тәкыялар салудан башланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде. 1957-1960 елларда Балтыйк флотында хезмәт иткән Рангазар авылыннан хезмәт ветераны Илгиз ага...

Кичә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан район үзәк ял паркында зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә флотта хезмәт үткәннәр, аларның гаиләләре, әти-әниләре чакырылдылар.

Чара мемориал комплекска тәкыялар салудан башланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде. 1957-1960 елларда Балтыйк флотында хезмәт иткән Рангазар авылыннан хезмәт ветераны Илгиз ага Сабуров истәлекләре белән уртаклашты. Әфган сугышы ветераны - отставкадагы подполковник Рафаэль Газизуллин чыгышы да гыйбрәтле булды.

Котлау белән Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов та чыгыш ясады.

Аннары концерт программасы булды. Саклаубаш авылыннан Ленар Нурмөхәммәтовның - җырлавы, Зөфәр Замановның матрос биюе көчле алкышларга күмелде.

Бәйрәм «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте. Флот ветераннары турникта күтәрелүдә һәм 25 метр арага йөзүдә көч сынаштылар. Призлы урыннар алучыларга «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр тапшырылды. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова бирде.

Сүз уңаеннан

Районнан барлыгы 253 кеше хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев