САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Хәниф Хәйруллинны искә алдылар

Бүген, 23 сентябрь көнне, Сарманда якташ язучыбыз - СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллинны искә алу кичәсе үткәрелде. Язучының якыннары, чордашлары, хезмәттәшләре, аның иҗатын үз итүчеләр, китап сөючеләр иң элек аның исемен йөрткән урамда булдылар, каберен зиарат кылып, чәчәкләр салдылар, ул укыган мәктәп бинасы - хәзерге...

Бүген, 23 сентябрь көнне, Сарманда якташ язучыбыз - СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллинны искә алу кичәсе үткәрелде. Язучының якыннары, чордашлары, хезмәттәшләре, аның иҗатын үз итүчеләр, китап сөючеләр иң элек аның исемен йөрткән урамда булдылар, каберен зиарат кылып, чәчәкләр салдылар, ул укыган мәктәп бинасы - хәзерге аграр көллият - янында язучыны искә алдылар. Кичәнең төп өлеше "Сарман" кинотеатрында үтте. Анда катнашучылар язучы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, язучы истәлегенә иң матур җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев