САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт" бәйгесе күңелле үтте

"Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт" Мәдәният елы кысаларында "Сарман" кинотеатрында, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ярдәме белән, әнә шул исемдәге бәйге-тамаша үтте. Аны бик тә җанлы һәм кызыклы итеп җирле радиотапшырулар бүлеге җитәкчесе Аэлита Тимергалина алып барды. "Лилия", "Ләйсән", "Кояшкай" балалар бакчалары тәрбиячеләре Фирдания Гәрәйханова, Илгизә Зиятдинова, Айсылу Билалова, аграр көллияттән Гөлнара...

"Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт"

Мәдәният елы кысаларында "Сарман" кинотеатрында, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ярдәме белән, әнә шул исемдәге бәйге-тамаша үтте. Аны бик тә җанлы һәм кызыклы итеп җирле радиотапшырулар бүлеге җитәкчесе Аэлита Тимергалина алып барды. "Лилия", "Ләйсән", "Кояшкай" балалар бакчалары тәрбиячеләре Фирдания Гәрәйханова, Илгизә Зиятдинова, Айсылу Билалова, аграр көллияттән Гөлнара Шәймарданова, Алсу Назарова уңганлыкта, тапкырлыкта үзара көч сынаштылар. Алар слайдлар ярдәмендә үз-үзләре белән таныштырдылар, ситуацияле хәллләрдән чыгу юлларын барладылар, якыннарына котлаулар ирештерделәр, тамашачылар белән уеннар оештырдылар. Әйтик, Фирдания сигез кешелек уен кораллары ансамбле оештырса, Илгизә "Әниеңне эзләп тап" хәрәкәтле уенын үткәрде. Гөлнара такмаклар җырлатып ярыштырса, Айсылу сәламәтлек иленә сәяхәткә алып китте. Такмаклар бәйгесендә исә тамашачылар арасында Мария апа Романовага тиңнәр табылмады. Катнашучылар җыр-биюгә булган осталыкларын да күрсәттеләр. Фирдания белән Илгизә нәфис сүз башкарды, Алсу белән Гөлнара үзәкләрне өзеп җырлады, Айсылу күңелләрне җилкендереп биеде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Бәйге барышында Нәркис Фәрхетдинов, Салават Минһаҗетдинов, Регина Андронова, Әлмәт шәһәреннән килгән биюче кыз Альбина Фәтхуллина берсеннән-берсе матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Дуира апа түзмәде, башкаручыларга кушылып, рәхәтләнеп биеде. "Күңел җылым - котлауда" бәйгесе дә кызыклы булды. Фирдания, тамашачыларга булган матур теләкләренә кушып, бер кәрҗин үзе ясаган чәчәкләр алып килгән. Ә инде Гөлнара үзенең ихлас котлауларын тамаша залында утырган әнисенә юллады, аның иңнәренә үзе бәйләгән җылы шәлен салды.

Ахырда бүләкләүләр булды. Илгизә Зиятдинова бәйгенең - "Иң тапкыр", Гөлнара Шәймарданова - "Иң сөйкемле", Алсу Назарова - "Иң уңган", Айсылу Билалова - "Иң сәләтле", Фирдания Гәрәйханова "Тамашачы мәхәббәтен яулаган" номинацияләре дипломнарына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Аларны конкурсантларга "Бердәм Россия" партиясенең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов тапшырды, рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бакча коллективлары җитәкчеләре дә үз катнашучыларына бүләкләр алып килгән иде. "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Кәримә Афзалетдинова бәйге-тамашаның югары әзерлекле булуын билгеләп үтте, тамашачыларга да, катнашучыларга да изге теләкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев