САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда ГТО мәйданчыгы ясыйлар

«Демография» илкүләм милли проектын тормышка ашыру кысаларында, районда кече спорт мәйданчыгы ясала.

Ул “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркта урнаштырыла.
Узган ел Татарстанда әлеге федераль проект буенча унсигез “Хезмәткә һәм оборонага әзер” мәйданчыгы булдырылган. Быел исә республикада тагын тугыз район спорт мәйданчыклы булачак. «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча ясалачак мәйданчыкның бүгенге көндә җирлеген әзерлиләр. Ком җәелгән, бордюрлар урнаштырылган.
- Монда тренажерлар куелган мәйданчык булачак. Аларда район халкы ГТО нормативларын тапшыра алачак, - ди район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрәсәй физкультура һәм спорт комплексы – халыкка физик тәрбия бирүгә нигезләнгән тулы программа. Ул массакүләм спортны һәм милләтләрне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. Комплекс 6 яшьтән башлап төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларны ГТОның алтын, көмеш һәм бронза билгеләренә физик яктан әзерләячәк. Мәйданчыкка урнаштырылачак тренажерларда шөгыльләнергә һәм нормативларны тапшырырга да мөмкин булачак.
Спорт мәйданчыгы быел куллануга тапшырылыр дип көтелә. Димәк, район халкына сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев