САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда гражданнарга юридик ярдәм күрсәтелде

20 декабрь - Бөтенроссия гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне. Ул "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителгән иде. Бу көнне юридик консультацияләр Швейцария, Польша, Украина һәм башка җирләрдә дә оештырыла. Ә Татарстан Республикасында бу көнне түләүсез юридик ярдәм РФ Президентының республикадагы, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең җәмәгатьчелекне, партиянең...

20 декабрь - Бөтенроссия гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне. Ул "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителгән иде. Бу көнне юридик консультацияләр Швейцария, Польша, Украина һәм башка җирләрдә дә оештырыла.

Ә Татарстан Республикасында бу көнне түләүсез юридик ярдәм РФ Президентының республикадагы, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең җәмәгатьчелекне, партиянең районнардагы бүлекчәләренең кабул итү бүлмәләрендә, Иҗтимагый палатада күрсәтелә.

20 декабрь көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү безнең районда да оештырылды. Ул "Бердәм Россия" партиясе район бүлекчәсе Башкарма комитетының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә үткәрелде. Гражданнарның сорауларына Сарман авылы нотариусы Рәисә Сәлахова һәм адвокат Фәргать Канафеев җавап бирделәр. Төшкә кадәр нотариуска - 5, адвокатка 3 кеше мөрәҗәгать итте.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

В Сарманово состоится прием граждан по юридическим вопросам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев