САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманда гөмбә җыючылар саны күбәйде

    Та­тарс­тан - та­би­гый бай­лык­лар­га, шул исәп­тән ур­ман "бү­ләк­лә­ре"­нә иң бай тө­бәк­ләр­нең бер­се. Җәй, көз җи­тә баш­лау­га, әй­тик, гөм­бә яра­ту­чы­лар гөм­бә се­зо­нын­нан фай­да­ла­нып ка­лыр­га ашы­га. Ә алар­ның без­дә нин­ди­лә­ре ге­нә үс­ми: кә­җә гөм­бә­сен­нән баш­лап, бал­лы, ка­ен гөм­бә­се, гө­рәҗ­дә, май­лы, җи­рән, усак гөм­бә­лә­ре, шам­пинь­он­нар­га ка­дәр... Бу та­би­гать бай­лык­ла­рын­нан без­нең ра­йон да мәх­рүм...

    Та­тарс­тан - та­би­гый бай­лык­лар­га, шул исәп­тән ур­ман "бү­ләк­лә­ре"­нә иң бай тө­бәк­ләр­нең бер­се. Җәй, көз җи­тә баш­лау­га, әй­тик, гөм­бә яра­ту­чы­лар гөм­бә се­зо­нын­нан фай­да­ла­нып ка­лыр­га ашы­га. Ә алар­ның без­дә нин­ди­лә­ре ге­нә үс­ми: кә­җә гөм­бә­сен­нән баш­лап, бал­лы, ка­ен гөм­бә­се, гө­рәҗ­дә, май­лы, җи­рән, усак гөм­бә­лә­ре, шам­пинь­он­нар­га ка­дәр... Бу та­би­гать бай­лык­ла­рын­нан без­нең ра­йон да мәх­рүм тү­гел. Шун­лык­тан сар­ман­лы­лар ара­сын­да да бик яра­тып гөм­бә­гә йө­рү­че­ләр шак­тый.

    Флю­ра Га­лә­ли­е­ва, Сар­ман авы­лы:

    - Гөм­бә­не бик яра­там, күп ел­лар җы­ям, алар­дан төр­ле аш­лар әзер­лим. Әзер­лә­мәс­лек тә тү­гел, без­нең ра­йон­да аның күп төр­лә­ре үсә. Яз кө­не, мә­сә­лән, кә­җә гөм­бә­се җы­ям. Аны пе­ше­реп, кыз­ды­рып ашар­га да бу­ла. Ә мин аның ашын яра­там. Аш­ка ток­мач са­лыр ал­дын­нан гы­на са­лам, бик тәм­ле бу­ла. Ка­ен гөм­бә­сен кыш­ка ка­тыр­гыч­ка ку­яр­га да, кип­те­рер­гә дә мөм­кин. Җи­рән гөм­бә­не, га­дәт­тә, кип­те­рәм яки ма­ри­над­лыйм. Бал­лы, май­лы гөм­бә­ләр­не ма­ри­над­лыйм. Йөн­тәс гө­рәҗ­дә - иң зат­лы гөм­бә­ләр­нең бер­се, ул без­дә хә­зер аз үсә. Гөм­бә­ләр­не күб­рәк, әл­бәт­тә, тоз­лыйм. Ка­тыр­гыч­ка куй­ган, тоз­ла­ган яки ма­ри­над­ла­ган гөм­бә­ләр­дән төр­ле ри­зык­лар әзер­лим. Тоз­лан­ган гөм­бә­ләр­дән са­ла­тын ясыйм. Ка­тыр­гыч­ка куй­ган гөм­бә­ләр­не га­дәт­тә аш пе­ше­рер өчен фай­да­ла­нам. Гөм­бә ашын ит­ле шул­па­да да, ит­сез шул­па­да да әзер­ләр­гә була. Све­жий ки­леш яки пе­ше­реп ка­тыр­гыч­ка куй­ган гөм­бә­ләр­дән пи­рог­лар пе­ше­рәм. Тоз­ла­ган, ма­ри­над­ла­ган гөм­бә­ләр­не со­рау­чы­лар да күп. Алар­ның үте­неч­лә­рен ки­ре как­мыйм. Үзем бел­гән гөм­бә­ләр­не ге­нә җы­ям.

    Ро­за Хәй­рул­ли­на, Сар­ман авы­лы:

    - Кеч­ке­нә чак­та бал­лы гөм­бә җыя идем. Хә­зер гөм­бә­ләр­не бик та­ны­мыйм, шу­ңа кү­рә җый­мыйм да. Алар­ны та­ныр­га, җы­яр­га өй­рә­нә­сем ки­лә, әл­бәт­тә. Гөм­бә­не яра­там. Тик бел­гән ке­ше­ләр җый­ган, әзер­лә­гән гөм­бә­не ге­нә ашыйм.

    Шәй­хел­мәр­дән Ри­зат­ди­нов, Яңа Әх­мәт авы­лы:

    - Бы­ел гөм­бә әле­гә аз­рак бул­ды, лә­кин бу­ла­чак, дип уй­лыйм. Яң­гыр­лар­дан соң ка­ен, ал, ха­лык те­лен­дә "си­няв­ка" дип йөр­те­лә тор­ган гөм­бә­ләр­не җы­еп ка­ла ал­дык. Ка­ен гөм­бә­сен пе­ше­реп, ит­тарт­кыч­тан чы­га­рып, ка­тыр­гыч­ка куй­дык. Кыш кө­не бә­рәң­ге бе­лән кыз­ды­рыр­га тәм­ле бу­ла ул. Кал­ган­на­рын тоз­ла­дык.

    Гөм­бә яра­ту­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на шу­ны да җит­ке­рә­се ки­лә: ста­тис­ти­ка­дан кү­рен­гән­чә, соң­гы ел­лар­да, ке­ше­ләр­нең ху­җа­лык эш­чән­ле­ге нә­ти­җә­сен­дә, рес­пуб­ли­ка ур­ман­на­рын­да гөм­бә­ләр­нең азаюы кү­зә­те­лә. Шу­ңа кү­рә, аны сак­лык бе­лән җый­са­гыз, җый­ган­да, ти­еш­ле ка­гый­дә­ләр­не үтә­сә­гез иде.

    Белгеч сүзе

    Ра­фис Му­син, ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се та­би­бы:

    - Бар­лык гөм­бә­ләр дә дүрт төр­гә бү­ле­нә: ашый тор­ган, шарт­лы-ашый тор­ган, аша­мый тор­ган һәм агу­лы. Бе­рен­че­се­нә ак, ка­ен, май­лы, әтәч, җи­рән, ур­ман һәм бо­лын бал­лы гөм­бә­лә­ре һәм баш­ка­лар ке­рә. Икен­че­се­нә ак һәм ка­ра гө­рәҗ­дә, ал һәм бал­лы гөм­бә­ләр­нең кай­бер төр­лә­ре, кә­җә, йөн­тәс һәм баш­ка­лар­ны кер­тә­ләр. Ял­ган әтәч, бал­лы, ва­луй, шай­тан гөм­бә­лә­рен аша­мау ях­шы. Агу­лы, че­бен, ял­ган бал­лы һәм шай­тан гөм­бә­лә­ре - агу­лы. Гөм­бә­ләр­нең кар­тай­ма­ган, за­рар­лан­ма­ган­на­рын, чис­та җир­ләр­дән ге­нә җы­яр­га ки­рәк. Өл­кән­нәр, ба­ла­лар, йөк­ле ха­тын­нар, аш­ка­за­ны-эчәк авы­ру­ла­рын­нан ин­те­гү­че­ләр­гә аны ашау бө­тен­ләй ки­ңәш ител­ми. Ә ин­де агу­ла­на ка­ла­сыз икән, та­биб кил­гән­че, аш­ка­за­нын юдыр­тыр­га, агу­ла­ну­чы­га ак­тив­лаш­ты­рыл­ган кү­мер би­рер­гә, аны урын­га ят­кы­рыр­га ки­рәк. Ор­га­низм су­сыз­лан­ма­сын өчен, сал­кын тоз­лы су яки сал­кын ка­ты чәй эчер­теп то­ры­гыз. Ал­ко­голь­ле эчем­лек­ләр эчер­тер­гә яра­мый. Ул гөм­бә агу­ла­рын кан­га сең­де­рер­гә яр­дәм итә. Иң кур­кы­ны­чы - агу­лы гөм­бә. Аның бе­лән агу­ла­ну үлем бе­лән тә­мам­ла­ныр­га да мөм­кин. Ан­да­гы ток­син­нар гөм­бә­не пе­шер­гән­дә дә, тоз­ла­ган­да да, кип­тер­гән­дә дә үл­ми­ләр. Агу­ла­ну­ның төп бил­ге­лә­ре - эч авыр­ту, эч ки­тү, кү­ңел бол­га­ну.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: