Сарманда Габидуллиннар гаиләсе балаларга матур мәйданчык әзерли
Тирә-юнебезнең чисталыгы үзебез, үзебезнең сәламәтлегебез өчен кирәклеге хакында нигәдер ныклап уйлана белмибез әле. Айга бер өмәгә чыгабыз, территорияне, урамнарны онытылганда бер тәртипкә китерәбез дә, тынычланып калабыз. Алга таба ник анда чүплеккә күмеп китмиләр. Сукранган булабыз, бер чара да күрми дип, җитәкчелекне әрлибез. Ә үзебез чүпләүчегә кисәтү ясарга атлыгып тормыйбыз. Кемнеңдер...
Тирә-юнебезнең чисталыгы үзебез, үзебезнең сәламәтлегебез өчен кирәклеге хакында нигәдер ныклап уйлана белмибез әле. Айга бер өмәгә чыгабыз, территорияне, урамнарны онытылганда бер тәртипкә китерәбез дә, тынычланып калабыз. Алга таба ник анда чүплеккә күмеп китмиләр. Сукранган булабыз, бер чара да күрми дип, җитәкчелекне әрлибез. Ә үзебез чүпләүчегә кисәтү ясарга атлыгып тормыйбыз. Кемнеңдер килеп чистартып биргәнен, нидер эшләгәнен көтәбез. "Ник мин җыештырырга тиеш әле. Күптән түгел без яшәгән күпкатлы йорт янына трактор арбасы куйдылар, территорияне җыештырабыз дип, өлкәнрәкләр өмәгә дә әйтеп йөрделәр. 18 фатирдан дүрт кеше җыештырды, мин чыкмадым. Коммуналь хезмәтләрнең айлык түләү кәгазендә ишегалды тоткан өчен фатир мәйданының һәр квадрат метрына бер сум 35 тиен исәбеннән акча алалар, торак милекчеләре ширкәтендә ишегалды җыештыручы штаты да булдырылган. Шулар килеп җыештырсын, акча алырга беләләр бит", - диде бу хакта үз фикере белән уртаклашкан Галия. Ни кызганыч, аның яклылар шактый шул әле. Торган, яшәгән җиребезгә карата мондый битараф мөнәсәбәт, әлбәттә, урынлы борчылу тудыра. Югыйсә, Аллаһы тәгалә дә табигатьне сакларга, тирә-юнебезне чиста тотарга кушкан. "Мөселман кешесенең күңеле генә түгел, яшәгән йорты, әйләнә-тирәсе дә пакъ, саф булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә чисталык сөйгәннәрнең генә җәннәткә керәчәген искәртә. Ул пөхтәлекнең иманнан килүе хакында да тирәнтен аңлата. Табигатьне пычрату, шапшаклык кешенең саулыгына зыян булып, үзенә үк әйләнеп кайта. Чөнки шайтаннар чүп ыргыткан җиргә ияләшә. Тиеш булмаган урынга чүп ыргыткан җирдә зәхмәт кагылу очраклары да еш күзәтелә. Шулай ук ризыкны исраф итү, аны чүплеккә ыргыту, дога китапларын ташлау да гөнаһ", - ди "Тәүфыйк" мәчете имам-хатибы Мәлик хәзрәт Садыйков.
Җыештырылган, чәчәклекләр ясалган, агачлар утыртылган тирәдән узуы ук күңелле. Дөрес, шәхси йорт алларын ничекләр генә матурламыйлар. Ә менә күпкатлы йорт территорияләрен тәртипкә китерү кыенгарак туры килә. Ни дисәң дә, төрле фикер, төрле холык. Шулай да, бик теләгәндә, анда да әкияти гүзәллек тудырырга мөмкин икән. Әйтик, Сарман авылындагы Ленин урамы 61, 63 нче күпкатлы йортлар каршындагы мәйданда кайчандыр чүп-чар иде. Бу тирәдән икенче бер үтүебездә ул инде чистартылган, өченчесендә чәчәклекләр пәйда булган, чәчәк утыртылган тәгәрмәч баллонары матур, якты төсләргә буялган, иске табаклардан, савытлардан, пластик шешәләрдән төрле фигуралар ясалган, балаларга уен мәйданчыгы эшләнгән. Сораштыра торгач, белдек: бу шул тирәдә яшәүче Гүзәл апа белән Хәмит абый Габидуллиннарның тырышлыгы, тынгысызлыгы нәтиҗәсе икән. "Әле эшләр шактый, - ди Гүзәл апа. - Мәйданчыкны койма белән әйләндереп аласы, агачлар утыртасы бар". Кыен булдымы, дибез аңа. "Кыен булмаган кая. Гомуми йортта каршылыклар җитәрлек. Кемдер тирги, каргаучылар да бар, икенче берсе җимерә, таптый, өченчесе мактый, соклана. Чәчәклек өстеннән йөреп, шашлык пешереп, чүп-чарын баласы уйный торган мәйданчыкка ташлап калдыручылар белән дә көрәшергә туры килә", - диде ул көрсенеп. Гүзәл апа гомере буе балалар бакчасында хезмәт куя, аларның психологиясен яхшы белә: мәйданчыкта инде атынгыч та, кечкенә генә комлык , рәсем ясау өчен борылмалы өстәлчек тә эшләнгән. "Лаеклы ялга чыккач, һәркем үзе теләгән шөгыль белән мавыга. Йортлар каршындагы иске сарайлар сүтелеп, чистартылып, теләгән кешеләр, Сарман авыл җирлеге рөхсәте белән, анда яшелчә түтәлләре булдырдылар. Буш урыннар барыбер калды. Тирәбездә бакча яшендәге 34 бала, 40лап ветеран бар. Тормыш иптәшем Хәмит белән аларга ял итү, үзара аралашу урыны булдырырга ниятләдек. Күршеләр дә бу фикерне хуплады. Барыбыз бергәләп территорияне чистарттык. Иске машина тәгәрмәчләре алып кайттык. Аңа кыштан әзерләнгән чәчәк үсентеләрен күршем Зөлфия белән күчереп утырттык. Тирә-юнебез ямьләнеп китте. Үзебез яши торган подъезд төбендә дә чәчәклек булдырдык. Электр баганасы тирәсенә дә колмак чәчтек. Кер элү мәйданчыгын әйләндереп чәчәкләр утырттык. Күршедәге 63 йорт ишек алдында да Бриллиант Дәүләтшина көче белән ясалган мәйданчык бар. Аның белән киңәшләшеп, чәчәк үсентеләрен бүлешеп эшлибез. Ныклы ният белән керешсәң, үзең яшәгән территорияне аллы-гөлле чәчәклеккә күмәргә була икән. Мәйданчык балаларга 1 июнь - аларны яклау көненә бәйрәм бүләгебез булсын. 15 июнь - әтиләр көне дә. Без гаиләләргә бәхет, уңышлар телибез. Һәркайсының хыяллары зурдан, тормышлары мулдан булсын", - диделәр ирле-хатынлы Гүзәл һәм Хәмит Габидуллиннар.
Матур манзараны күңелгә салып, йортлар янәшәсеннән уза торган кайтыр юлга кузгалдым, алардагы җыйнаксызлыкны күреп кәеф төште. Ә бит һәр кеше елына бер генә тапкыр кулына эш коралы алып, үз территориясендә 10-15 минут җыештырса да, тирә-ягыбыз көлеп торыр иде.
Чүп-чар дигәннән, ул куркынычлылык дәрәҗәсе буенча 5 төргә бүленә.
Россиядә чүплеккә ташланган көнкүреш калдыкларының нибары 5 проценты гына эшкәртүгә яраклы.
Дөньяда иң зур чүплек Нью-Йоркта. Ул 1948 елда ачылган, көнгә 14 мең тонна калдык кабул итә.
Беренче тапкыр калдыкларны 200 ел элек англиядә эшкәртә башлаганнар.
Сүз уңаеннан
"Чистарту, төзекләндерү" икеайлыгы дәвамында Сарман урамнарына 11 мең төп - чәчәк, 600 төп агач үсентеләре утыртылды.
Бүгенге көндә оешма, предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда, урамнарда, скверларда, юл буйларында чүп үләннәрен чаба. Инде Муса Җәлил, Ленин урамнары, Яр Чаллы ягыннан килә торган юл кырлары тәртипкә китерелде.
26 майдан 1 июньгә кадәр районда чүп үләннәренә каршы көрәш атнасы дип игълан ителде.
Ил буенча иң күп калдык
Төзелеш материаллары - 27,7%
Азык-төлек - 28,8%
Кәгазь - 14,6%
Пыяла - 11,2%
Чүпрәк-чапрак - 1,2%
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев