САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабын тәкъдир иттеләр

7 июльдә "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан танылган язучы, тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш...

7 июльдә "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан танылган язучы, тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш хәлләрен, киләчәккә булган өмет-ышанычларын тирәнтен өйрәнеп, алар турында үзенең борчылулы уй-фикерләрен матбугат аша әледән-әле җәмәгатьчелеккә белдерә килә. Милләт язмышындагы моңарчы кузгатылмый яткан тарихи-иҗтимагый темалар әдибәнең "Кырык сырт " романының төп идея- эчтәлеген тәшкил итә. Кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханә библиографы Гөлнур Мадьярова таныштырды, Рәзинә Гарифуллина, Илгизә Сәлахова, Рәйлә Асановаларның матур җырлары яңгырады. Кичә ахырында "Сабак өчен тарих язучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев