САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда "Әфганстан – йөрәк ярам" чарасы узды

14 февральда Сарман сәнгать мәктәбендә район үзәк балалар китапханәсе "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрде. Иң элек Республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов "Батырлык урыны - Әфганстан" республика конкурсында актив катнашкан балаларны бүләкләде. Әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Минниярова Әфган сугышы турында сөйләде....

14 февральда Сарман сәнгать мәктәбендә район үзәк балалар китапханәсе "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрде. Иң элек Республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов "Батырлык урыны - Әфганстан" республика конкурсында актив катнашкан балаларны бүләкләде. Әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Минниярова Әфган сугышы турында сөйләде. Район берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина шулай ук җиңүче балаларны тәбрикләде. Әфган сугышы ветераннары Атлас Әсмәндияров һәм Данис Әсәдуллин сугыш истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар китапханәсе хезмәткәре Фәһимә Шәрәфетдинова "Онытырга хакыбыз юк" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев