САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда әфганчылар көнен билгеләп үттеләр

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин иң элек хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләрнең әниләре белән очрашты. Ул аларның хәлләрен белеште, гозер-тәкъдимнәрен тыңлады, кыю йөрәкле егетләр тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, үзләренә ныклы сәламәтлек, сабырлык теләде. Аннан тантана ял паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Әфганчылар,...

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин иң элек хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләрнең әниләре белән очрашты. Ул аларның хәлләрен белеште, гозер-тәкъдимнәрен тыңлады, кыю йөрәкле егетләр тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, үзләренә ныклы сәламәтлек, сабырлык теләде. Аннан тантана ял паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Әфганчылар, аларның якыннары, мәктәп укучылары катнашында митинг узды. Фәрит Мөнәвирович, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район әфганчылары берлеге рәисе Эдвард Төхбәтуллин чыгышларыннан соң әфганчылар стелласына тере кәнәферләр, такыялар куелды, һәлак булганнарның якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Кафеда дәвам иткән очрашуда сугышта катнашканнарга юбилей медальләре тапшырылды. Табын артында узган бәйрәм җыр-биюләр белән үтте, тыныч тормышка мәдхия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев