САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел тулуны билгеләп үттеләр

15 февральда Сарманда Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел тулу уңаеннан зур чара үткәрелде. Әфган сугышы ветераннары, бу сугышта батырларча һәлак булган җиде райондашыбызның якыннары һәм башкалар иң элек якташларыбызның каберләрендә булдылар, веноклар салдылар.. Соңыннан чара район үзәгендә яуларда башларын салган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориалда дәвам итте. Район башлыгы Нәфис Закиров...

15 февральда Сарманда Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел тулу уңаеннан зур чара үткәрелде. Әфган сугышы ветераннары, бу сугышта батырларча һәлак булган җиде райондашыбызның якыннары һәм башкалар иң элек якташларыбызның каберләрендә булдылар, веноклар салдылар.. Соңыннан чара район үзәгендә яуларда башларын салган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориалда дәвам итте. Район башлыгы Нәфис Закиров үз чыгышында "Бу хәтер көне генә түгел, хәрби бурычларын намус белән, батырларча үтәгән якташларыбызның батырлыгы алдында баш ию көне дә", - дип билгеләп үтте. Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов Әфган сугышында батырларча һәлак булган җиде якташыбызны аерым-аерым искә алды. Батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова Әфган сугышы ветераннарына район башлыгынын Рәхмәт хатларын, Әфган сугышы инвалидлары һәм ветераннарының Татарстан Республика союзының район бүлеге рәисе Эдвард Төхфәтуллин Казанда төзелгән координацион советның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X