САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда үткән "Электроника" кибете призларына шахмат беренчелеге җиңүчеләре билгеле

10 мартта Сарман гимназиясендә «Электроника» кибете призларына мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар арасында шахмат буенча район беренчелеге узды. Анда 100дән артык бала катнашты. Ярышларны район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәлектә район мәгариф бүлеге үткәрделәр, Рәүф Фатыйхов турнирның иганәчесе булды. Кызлар арасында Илона Литфуллина җиңүче булып танылды,...

10 мартта Сарман гимназиясендә «Электроника» кибете призларына мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар арасында шахмат буенча район беренчелеге узды. Анда 100дән артык бала катнашты. Ярышларны район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәлектә район мәгариф бүлеге үткәрделәр, Рәүф Фатыйхов турнирның иганәчесе булды.

Кызлар арасында Илона Литфуллина җиңүче булып танылды, Ләйлә Хисамова - икенче (икесе дә - Җәлилнең икенче санлы мәктәбе), Гүзәл Таҗетдинова (Җәлил гимназиясе) өченче булдылар. Малайлар арасында шулай ук Җәлилнең икенче мәктәбеннән Әмир Филатов җиңде, Тимур Фазлуллин (Җәлил гимназиясе) - икенче, Камил Нуретдинов (Җәлилнең икенче санлы мәктәбе) өченче урыннарны алдылар. Команда зачетында Җәлилнең икенче санлы мәктәбе җиңүче булды, икенче урында - Җәлил гимназиясе, өченче урында - Сарман гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев