САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманда дару үләннәре җыялар

Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге язмада июль аенда җыясы дару үләннәрен...

Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.
Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге язмада июль аенда җыясы дару үләннәрен яздык.

1)Күк җиләк (голубика)
Файдасы:Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен көйли, кан тамыры-йөрәк авыруларынкисәтә, эчәлкәрне чистарта, ашказаны асты бизенә зур ярдәм итә.
Кайсы өлешен җыярга:җимешләре

2)Кандала үләне (донник)
Файдасы:Антисептик, антибактериаль үзлеккә ия. Авыз куышлыгы, тән тиресе бозылганда, бетчәләргә каршы кулланыла. Сулыш юлларына да файдасы зур. Авыртуны баса. Яраларны төзәтә. Йөткерү, бронхит, салкын тию, грипп вакытында кулланалар.
Кайсы өлешен җыярга:үләне

3)Меңьяфрак (Тысячелистник)
Файдасы:Бөрештерүче, бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.
Кайсы өлешен җыярга:яфрагы

4)Сары мәтрүшкә
Файдасы:Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.
Кайсы өлешен җыярга:үләне

5)Җир җиләге
Файдасы:Матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.
Кайсы өлешен җыярга:җимеше, яфраклары

6)Алтынбаш (Золототысячник)
Файдасы:Ялкынсынуларга крашы көрәшә, организмнан үт кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашкайнату системасын көйли, эч кибүдән коткара.
Кайсы өлешен җыярга:үләне

7)Ромашка
Файдасы:Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.
Кайсы өлешен җыярга:чәчәкләре

8)Тырнак гөл (календула)
Файдасы:Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.
Кайсы өлешен җыярга:чәчәкләре

9)Балан
Файдасы:Баландагы С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Тимер кан ясалышы һәм яңарышы җввап бирә. Шулай ук микробларга каршы тора, җәрәхәтләрне төзәтә, бәвел һәм үт кудыра, организмны ныгыту үзлегенә ия. Ангина, тонзиллит, бронхит, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, балан чәе файдалы.
Кайсы өлешен җыярга:җимеше, кайрысы

10)Кырлыган (кипрей узколистный)
Файдасы:Йокысызлык, баш авыртуы һәм хатын-кыз авырулары вакытында кулланыла.
Кайсы өлешен җыярга:үләне

11)Кыңгырау чәчәк
Файдасы:Авыз эче ялкынсынганда, баш авыртуы һәм бизгәк вакытында кулланалар.
Кайсы өлешен җыярга:үләне

12)Крапива двудомная
Файдасы:Кычытканның яфраклары витаминнарга бай. Шулай ук органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл, тозлар бар. К витамины һәм дуплау матдәләре кан китүне тукта. Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар,азканлылыкны дәвалыйлар, ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә. Үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү өчен кулланыла.
Кайсы өлешен җыярга:яфрагы

13)Юкә
Файдасы:Иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, геморройны көйли, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.
Кайсы өлешен җыярга:чәчәге

14)Әрекмән
Файдасы:Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.
Кайсы өлешен җыярга:тамыры

15)Кура җиләге
Файдасы:Азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара. Кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли. Аппетитны ача. Кан басымын көйли. Махмырдан файдалы. Эчәкләрне чистарта.
Кайсы өлешен җыярга:җимешләре, яфрагы

16)Әрем
Файдасы:Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.
Кайсы өлешен җыярга:үләне, яфрагы

17)Сукыр кычыткан
Файдасы:Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.
Кайсы өлешен җыярга:үләнен

18)Нарат
Файдасы:Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара
Кайсы өлешен җыярга:ылыс, бөре

19)Кара карлыган
Файдасы:Инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти.
Кайсы өлешен җыярга:җимеше

20)Турак уты(толокнянка обыкновенная)
Файдасы:Бөрештерүче үзлеккә ия. Сөтле төнәтмәсе гастрит, эч китү, холецистит авыруыннан файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев