САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда да мәзәкләр бар

.

Классик

Хатыны белән чәй эчеп утырганда, Ибрай сүз башлады: – Мин үз-үземне тәрбияләү һәм рухи яктан үстерү өстендә эшли башлыйм. Патша Россиясе чорындагы классик әдәбиятны укырга исәп... Берәр ай узуга, җае чыгып, Шәмсенур иренең тетмәсен тетеп атты: – Ник бүген малларны ашатмадың? Сарайга яңгыр үтә, түбәне карамыйсың!? Оятсыз! Китабыңа каплангансың! Ибрай сабыр гына тыңлап утырды да ипләп кенә торып басты. – Ханым, сез ничек минем белән шундый тонда сөйләшергә җөрьәт итәсез? Сезнең тәрбия мәсьәләсе аксый. Кайда үстегез, ничә китап укыдыгыз? – диде ул, җавап итеп. Шәмсенурга шок булды. Ул мондый хәлне кинодан гына күреп, ишетеп белә иде. – Нәрсәәәә?! И-и, Ходаем, кыланмышы! Сөйләшүе! Уклау белән маңгаеңа берне бирермен! – Сез, сез... Сез хатын-кыз бит. Мин — сезгә колхоз сыеры түгел. Мәгарә кабиләсе кешеләре кебек, акыруыгыз сезне бер дә бизәми инде. Үз-үзегезне кулга алыгыз, Шәмсенур ханым. Честь имею, - дип, Ибрай башын иде дә әкрен генә, гәүдәсен төз тотып, чыгып китте. Хатын “а” димәде, “б” димәде, калтыранган куллары белән валидол алып кайтты. – Миңа да классика укымыйча булмас, - диде ул үз-үзенә. – Күр әле, малай, хәйран калдырды...

Вирус

Фәрвәй эштән кайтып килгәндә, капка төбендә утыручы Зәйтүнә карчык аны үз янына чакырып китерә. – Улым, әйт әле, макаронвирус дигән чир чыккан, ди. Бик опасный икән, үзе төчкертә, ди. Син төчкермисеңдер бит? - дип башлый ул сүзен. – Юк, әби, төчкермим. Ибрай белән генә төчкертәбез без. Безгә йокмый ул. Син дә борчылма, сиңа чуртым да булмый. Чөнки синнән чир генә түгел, җен дә куркып кача, - ди Фәрвәй, шаяртып. Әбинең таягы әкрен генә урыныннан күтәрелә башлауга, Фәрвәйдән җилләр исә...

Җавап

Ибрай малае белән клуб кырыннан үтеп бара. Афишага бүген булачак кинофильм исеме язылган – “Яростный кулак” (боевик). Малай моны укый да сорап куя: – Әти, “Яростный кулак” дигән кино нәрсә турында икән? – Әй, әллә ни әйбәт түгел ул. Кулаклар турында инде. Кызыллар, аклар, фәләнфәсмәтән, - дип җавап бирә әти кеше.

Моң-зар

Капка төбендә күрше-тирә хатыннары гапьләшеп утыра. – И-и, күп соң эш, - ди Шәмсенур, уфтанып. – Ибрай керләр юган иде. Шуларны җыеп алып керәсе бар. Ничекләр ерып чыгарсың инде... – Әйтмә дә, туган, - дип, әңгәмәне дәвам итә Кәүкәбел, - Әле Фәрвәй, эшкә киткәнче, токмач басып калдырган иде. Шуны ашка саласы бар, парин. Эшнең күплеге, тавык чүпләп бетерерлек түгел. Зәйтүнә әби дә сүзгә кушыла: – Минем дә радио тыңлыйсым бар...

Карантин

Бәрәңге арасын утап кергәннән соң, Кәүкәбел иренә сүз катты: – Быел колорадо коңгызлары әз күренә әле. Нәрсә булды икән? Телевизордан “Ералаш” киножурналы карап яткан Фәрвәй, күп уйлап тормыйча гына, үз фикерен белдерде: – Коронавирус бит. Карантин аларга да кагыла. Көтү белән йөрмәскә дигән карар чыкты ич...

Брач

Кыш көне кичке якта Ибрай судан кайтып килә. Үзе актан (маскхалат) киенгән булгач, капка төбенә чыккан Зәйтүнә әби аптырап сорау бирә: – Улым, әллә балниска эшкә кердең? Ак халат кигәнсең бит? Кем булып эшлисең? – Слесарь-гинеколог, - дип җавап бирә Ибрай җитди генә. – Ә-ә, олы брач икәнсең, - ди әби, аңлап бетермичә...

Омон

Телевизордан детектив карап “җенләнеп” беткән Фәрвәй беркөнне эштән кайтып керә һәм Кәүкәбелнең күрше хатыннары белән чәй эчеп утыруларына туры килә. Хатыннар, читенсенеп, урыннарыннан кузгала башлауга, Фәрвәй, үзе дә сизмәстән, кычкырып җибәрә: – Всем оставаться на местах! Работает Фәрвәй!

Җибәргән

Билгеле сәбәпләр аркасында Ибрайның премиясен кисәләр. – Их, Африкадагы ачыгучы балаларга гуманитар ярдәм җибәрермен дигән идем, булмады инде. Күпме нарасый ачка интегә, гөнаһасы үзегезгә булсын, - диде ул профком рәисенә. Бу сүзләр рәиснең йөрәгенә ябыша һәм ул җитәкчелек белән сөйләшә, нәтиҗәдә Ибрайга премияне бирәләр. Берничә көн узгач, профком рәисе Ибрай белән очраша. – Нәрсә, җибәрдеңме? – Әллә җибәргән сизелә? - ди Ибрай, авызын ерып...

Намус

Телевизордан реклама бара. – Әгәр бу товарны берьюлы икене алырга уйласагыз, икенчесе бөтенләй бушка булачак, - ди кадр артындагы тавыш. Салкын кәҗә сөте белән яшь бәрәңге сугып утырган Фәрвәй, моны ишетүгә, сикереп тора да ярып сала: – Ничек инде бушка?! Юк, мин карак түгел! Нишләп кеше хезмәте кергән әйберне бушка алыйм мин?! Товарыгызны ала алмыйм! Телевизордагы тавыш дәвам итә: – Ашыгыгыз! Хәзер үк шалтыратыгыз! Чөнки товар күләме чикләнгән! – Ә-ә-ә, алай булгач, тем более алмыйм, - ди Фәрвәй, дулкынланып. – Саны да аз булгач, кеше өлешенә кермим. Үземнең алу мөмкинлеген бүтән мохтаҗга бирәм. Намусым кушмый әрсезлеккә! Әгәр товарыгыз саны чикләнмәсә, күбрәк булса, икене түгел, дүртне алыр идем, валлаһи...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев