САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманда да мәзәк бар

    Будапешт урамнарында - тапочкалардан Узган язмамда Германиядә алган тәэсирләремне язган идем. Аннан Прагага (Чехословакия) очтык. Искә алырлык әллә ни булмады, ярлырак, безнең илгә тартым ил. Менә инде без Венгриядә. Будапештта аэропортта автобус белән каршы алып, кунакханәгә 2 шәр кеше итеп урнаштырдылар. Тәртип, чисталык. Персонал ачык йөзле, гел елмаеп кына торалар....

    Будапешт урамнарында - тапочкалардан
    Узган язмамда Германиядә алган тәэсирләремне язган идем. Аннан Прагага (Чехословакия) очтык. Искә алырлык әллә ни булмады, ярлырак, безнең илгә тартым ил.
    Менә инде без Венгриядә. Будапештта аэропортта автобус белән каршы алып, кунакханәгә 2 шәр кеше итеп урнаштырдылар. Тәртип, чисталык. Персонал ачык йөзле, гел елмаеп кына торалар. Сөйләшергә тел юк, алар гүпчим дә русча белми. Чишенеп, бүлмәләрне карап йөрибез, чират ваннага җитте. Һәр кешегә бер кисәк сабын (10-15 грамм булыр), "одноразовый" берәр кисәк шампунь, ике кешегә сигез сөлге. Күрше бүлмәгә кердем, интеллегентлы гына Казан ханымы ( хатыны дип әйтергә тел бармый). "Сезнең сөлгеләрегез бармы, бездә ике кешегә сигезне куйганнар", -дим. Ханым дөнья күргән булып чыкты. Шулай тиеш икән, берсе битне-күзне сөртергә, берсе ванна юынып чыккач сөртенү өчен, берсе кул юган саен йөртү өчен, тагын берсе аяк сөртү өчен (төсләре, размерлары төрлечә). Минем Мәскәү, Ленинград гостиницаларында торганым бар иде, андый комфортны күргәнем булмады. "Ә шампунь белән сабынны сразу чемодан төбенә шудырыгыз, аны көн саен куеп торалар", - ди ханым. Башыңны кайткач катык белән юарга була анысы, хикмәт бит монда упаковкаларында. 1982 ел икәнен, безнең кибетләрдә "хоть шаром покати" икәнен искә алганда, аңлашыла инде.
    Джинсы дигән киндер чалбарның бик модный вакыты. Казанда - "Сорочий" базарында 250 сум тора, әле ул "итәк астында" гына. Ул елларда нәчәлникләрнең айлык хезмәт хакы 100-150 сум, шәфкать туташы, укытучыларның 60-70 сум икәнен искә алганда, джинсының нинди кием икәне аңлашыла инде. Олы малай: "Әни, обязательно миңа джинсы алып кайт", - дип, Казанда озатып калды, институтта укып йөргән чагы. Аның штаны гына 250 сум тора, ул елларда бездә костюмын киюче юк иде әле. Әнә хәзер бер яшьлек оныгымда джинсы костюм-чалбар. Танышым белән бер буш арада кибеткә чыгып киттек, аның улы да джинсы алып кайтырга заказ биргән икән. Алдык икебез дә, иң кыйммәтлесен, американскиен, кече улыма Германиядә алган идем. Безнең алыштырган теге 100 сум капут...
    Музейлар, мемориалга чәчәк куюлар булды. Операга алып бардылар. Утырып кайттык инде (болар бар да путевкага кергән). Будапештта йөрүнең икенче көнендә Казан танышымның кышкы сапогиеның замогы ватылып чыкты, төзәттерү өчен дә, замок алу өчен дә акча юк бит инде. Биш-алты хатын җыелып баш ватабыз. Берсе әйтә: "Сумкаңның бавын кисеп ал да, сапоги кунычын шуның белән бәйләп куй". Сумкасы озын баулы, җилкәгә асып куймалы. Шулай эшләде, ләкин бау тотмый бит, балтырдан шуа да төшә, шуа да төшә. Көне буе интекте мескен. Икенче көнне өйдә йөри торган башмак белән чыкты, өстә тун, башта мех бүрек, ә аякта тапочка. Безгә венгрлар, мадьярлар әсәренеп, борылып-борылып карыйлар. Венгриядә йөрүнең соңгы көне, ханым еламый гына инде. Әйдә, мин әйтәм, Казанга кайткач бер сапогилык кына рәт чыгарырсың әле, аннан соң яз да җитә бит инде (март башы иде бу), сапогиеңның кунычларын кисеп ат, дим. Кисеп ташладык кунычларны, кыска кунычлы сапожкига охшап калды.
    Күп еллар бу ханым белән телефоннан сөйләшеп, бер тапкыр Казанга баргач, аларда кунак булып, бәйрәмнәрдә бер-беребезне котлап яшәдек. Хәзер инде элемтәләр өзелде. Картаябыз. Эт картайса койрыгын сөйрәр, кеше картайса яшьлеген сөйләр. Сөйләр, искә алырлык хатирәләре булса...
    "Вам кого?"
    1993 ел иде, ахрысы. Олы улыма Кубага путевка тәкъдим иткәннәр. Шактый сумма түлисе. Малай әйтә: "Әни, нишлим икән, стоитмы барырга"? Аңа кадәр Мәскәүдә, Ленинградта булганы бар иде. "Бар, бер күреп кайт", - дидем. Малай әле өйләнмәгән, институт тәмамлаганына 2-3 ел. Путевкалары 24 көнлек.
    Малай китте дә югалды. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк бит инде. Бер айлап вакыт узды. Эш урынында утырам (Җәлилдә эшлим). Бергә эшли торган кызлар мине эчке бүлмәдән чакырып чыгардылар. Сине берәү сорый, диләр. Чыксам, бер негр басып тора. Бүлмә дә бик якты түгел, тәрәзәләр дә каткан иде (январь ае). "Вам кого, вы кто?" - дим. "Ну, әниии", - ди малай. Мәскәүдә башына яңа мех бүрек тә алып кигән һәм шундый загар, кап-кара инде йөзләре.
    Менә дөньяда шундый көлкеле хәлләр дә була икән. Күп итеп кабырчыклар алып кайткан. Күргәннәрен хәзер дә сөйләп бетерә алмый, Адәм баласына бер генә тапкыр булса да дөньяга чыгу кирәктер.
    Халисә Шәйдуллина. Җәлил бистәсе.
    Килограммы - метр ярым
    Мәктәптә имтиханнар кабул итеп, арып-талып өйгә кайтканда, юл өстендәге базарга кагылдым. Базарлар яңа ачылган вакытлар бу. Үземә ошаган, читтән кергән тәрәзә челтәре алдым. Сатучысы да бик мактады: очсыз да, иңе дә әйбәт -метр ярым. Юлда коллегаларым очрады, кызыксынып карадылар. Берсе шунда: « Килограммы ничә сум?» - ди. Мин дә бик җитди кыяфәт белән: «Метр ярым», - дип әйтеп куйдым. Шулай диюем булды, барыбызны да игътибар белән тыңлап торган Римма Әхмәтовна кычкырып көлеп җибәрмәсенме! Бу мәгънәсез диалогны аңлатып биргәч, бергә рәхәтләнеп көлештек. Хәзер дә очрашкан саен шуны искә төшерәбез.
    Модасы шундый
    Хәзер кибетләрдә, базарларда кием-салымның ниндие генә юк. Тик барысы да читтән кергән, фасоннары да безнеке түгел. Шуңа күрә кием сайлаганда, кызыксынып сораулар биреп, сатучыларның башларын әйләндереп бетерәбез. Алар да җавабын табалар тагын: «Модасы шундый». Бу электән калган әйтем икән.
    Мәрхүм бианам болай дип сөйләгән иде: « Бер хәлле гаилә кызы кичке уенга кызыл эчле , ялтыравыклы гәлүш киеп чыккан. Ул чакта гәлүшнең кунычы кыска, башы очлы булган. Игътибарлырак булгандыр, күрәсең, бер егет моңа: «Син гүләшеңнең сулын уң аягыңа кигәнсең», - ди икән. Кыз да югалып калмаган: «Аның модасы шундый», дип куйган.
    Клара Вәлишина. Сарман авылы.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: