САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда да Кулибиннар бар

Бүген - талантлы уйлап табучы, үзлегеннән өйрәнгән механик Иван Кулибинның туган көне.

Ул моннан 285 ел элек дөньяга килгән. Аның тарафыннан уйлап табылган әйберләр киң таралган. Россиядәге беренче телеграф, педальләр белән хәрәкәткә килүче үзе йөри торган экипажлар уйлап тапкан кеше дә ул. Агач күперләр проекты авторы да – Кулибин.
Танылган осталар безнең районда да бар. Үзйөрешле трактор, очкыч, тәгәрмәчтә мунча ясаган райондашларыбызны да беләбез.
Сарманда яшәүче Рамил Юнысов тәгәрмәчтә йөри торган җәйге “ял йорты” ясый. Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә аны нәкъ шул хәрби стильгә яраклаштырган ул.
Уңган райондашларыбызга, афәрин, дибез.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев