САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда "Чыршы ачу" бәйрәме узды

Ял паркында "Чыршы ачу" бәйрәме узды. Куанычларың белән кил, Яңа ел! Иске ел соңгы сәгатьләрен саный. Зур өметләр белән, алга яңа максатлар куеп, 2015 елны каршылыйбыз. Кичә район үзәгенең Ял паркында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Райондашларны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, балалар бакчалары, мәктәп һәм гимназия...

Ял паркында "Чыршы ачу" бәйрәме узды.

Куанычларың белән кил, Яңа ел!

Иске ел соңгы сәгатьләрен саный. Зур өметләр белән, алга яңа максатлар куеп, 2015 елны каршылыйбыз. Кичә район үзәгенең Ял паркында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Райондашларны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, балалар бакчалары, мәктәп һәм гимназия коллективлары көче белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы күрсәтелде.

- Гадәттәгечә, узып барган елда башкарылганнарга нәтиҗә ясасак, ул истәлекле вакыйгаларга бай булды, район тарихына матур эшләре язылды, - диде үз чыгышында Фәрит мөнәвирович. - Беренче чиратта, ул Сочида узган Олимпия уеннары белән истәлекле. Аны үткәрүгә райодашларыбызның да өлеше керде. Мәдәният елы буларак игълан ителгән бу елда сәнгать сөючеләребез төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Мәдәниятебезне үстерү, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан район күләмендә бик күп чаралар уздырылды. Гаиләгә ярдәм итү системасын камилләштерүгә тиешле игътибар бирелде. Районда 9000 квадрат метрдан артык мәйданда торак төзелде, федераль программа буенча 37 яшь гаиләгә 36 миллион сумнан артык субсидия кайтты. Алты ветеран торак шартларын яхшырттылар, тугыз ятим балага фатир бирелде.

"Авыл клубы" программасы буенча Өчөйле Саклау авылында күпфункцияле үзәк төзелде. Мортыштамак, Петровка Завод, Алан авылларында модульле ФАПлар сафка басты. Саклаубаш, Иске Кәшер авылларында футбол мәйданчыклары барлыкка килде, Җәлилдә футбол кырына, Сабантуй мәйданына реконструкция ясалды. Район үзәгендә территориясендә спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары, чаңгы-роллер трассасы, тренажер залы булган ябык бассейн файдалануга тапшырылды.

2014 ел сәяси тормышыбызда да зур вакыйгалы булды - Дәүләт Советы депутатларын сайладык. Райондашлар киләсе елда узачак Татарстан Президентын сайлауларда да активлык күрсәтерләр дип ышанам.

Хөрмәтле райондашлар! Соңгы вакытта сәясәттә, икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, мин сезне югалып калмаска, зирәк һәм бердәм булырга чакырам. Район Советы, Башкарма комитеты исеменнән ел дәвамындагы тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Барыгызны да Яңа 2015 ел белән тәбрик итәм. Яңа елга зур ышаныч, зур өметләр баглыйк. Сезгә Яңа елда шатлык, бәхет, яңа уңышлар юлдаш булсын. Илебезгә тынычлык, иминлек, муллык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев