САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе үтте

Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага бирелде. Ул Яңа ел бәйрәменә әзерлек, оешма-предприятиеләрдә эш барышы турында сөйләде. Шәхси сәүдә нокталарының бизәлеше әлегә канәгатьләнерлек түгел, үзәк базар территориясендә бәйрәм кәефе...

Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага бирелде. Ул Яңа ел бәйрәменә әзерлек, оешма-предприятиеләрдә эш барышы турында сөйләде. Шәхси сәүдә нокталарының бизәлеше әлегә канәгатьләнерлек түгел, үзәк базар территориясендә бәйрәм кәефе юк, ял паркында сыннарны тагын бер кат рәткә саласы бар - боларга Индира Рәисовна аерым басым ясады. Теманы дәвам итеп, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов чыгыш ясады. Ул да бәйрәмгә әзерлек, биналар бизәлеше хакында сөйләде. Форсаттан файдаланып, референдум нәтиҗәләре буенча үзара салым акчаларын җыю юнәлешендә эш барышына тукталды. Җәлил бистәсе җирлеге башлыгы Ленар Бадыйков үз чыгышында поселокта бәйрәмгә әзерлекне яктыртты. Бу урында Фәрит Мөнәвирович районда бәйрәмгә әзерлекнең бик сүлпән баруын билгеләп үтте, иң беренче чиратта, матурлыкның һәркемнең үзе өчен, халык өчен кирәклегенә басым ясады. Район үзәгендә, җирлекләрдә эшне тәмамлар өчен, 4 көн вакыт бирде.

Бәйрәм чорында һәм каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, саклык чаралары хакында район бүлеге янгын күзәтчелегенең баш инспекторы Радик Госманов чыгыш ясады.

Реклама

Кәүҗияк авыл җирлегендә планлаштырылган, башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев