САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда чик сакчыларына багышланган һәйкәл булачак

Озакламый Сарманның үзәк ял паркында тагын бер һәйкәл барлыкка киләчәк – чик сакчыларына багышланганы.

 Аны булдыру уе районның төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләренең үзләрендә туа. Хәрби комиссар Дашгын Гасанов белән киңәшләшеп, бергәләп район башлыгы Фәрит Хөснуллинга мөрәҗәгать итәләр. Ул да бу уйны хуплый. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, инфрастуктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Гайфутдинов белән булачак һәйкәлнең урыны сайлана. Илдар Лотфуллин җитәкчелегендә элекке чик сакчылары барлык эшләрне үзләре башкаралар. Аеруча Азат Мусин, Радик Шәрифуллин, Ришат Шакиров, Ришат Габдрәхимов, Ленар Хөснетдинов, Илмир Латыйпов, Нияз Әхмәтовка рәхмәтле Илдар. «Эшләр төгәлләнгәч, һәйкәлне тантаналы төстә ачу булачак», - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев