Сарманда "Бердәм Россия" партиясенең XVIII конференциясе үтте

Бүген "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең XVIII конференциясе (икенче этабы) узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Магановның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов катнашты. Җирле Политсовет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Гәрәева партиянең җирле бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашуы, аңа әзерлек чорында халык белән очрашулар...

Бүген "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең XVIII конференциясе (икенче этабы) узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Магановның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов катнашты. Җирле Политсовет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Гәрәева партиянең җирле бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашуы, аңа әзерлек чорында халык белән очрашулар вакытында тупланган тәкъдимнәр, сорауларның чишелеш стадиясе турында сөйләде. Икенче көн тәртибе буенча җирле Политсовет составына үзгәрешләр кертү - советның яңа членнарын сайлаулар булды. Конференция ахырында сайлау кампаниясендә актив катнашканнар бүләкләнде, партия сафларына яңа иптәшләр кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?