САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда "Бердәм Россия" партиясе Конференциясе үткәрелде

Бүген, 11 июньдә, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Сарман җирле бүлекчәсенең XVIII Конференциясе үткәрелде. Анда партиянең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева рәислек итте. Конференция эшендә, җаваплы затлардан тыш, районның вәкиллекле органнары депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, аның тарафдарлары һәм башкалар катнаштылар. Көн...

Бүген, 11 июньдә, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Сарман җирле бүлекчәсенең XVIII Конференциясе үткәрелде. Анда партиянең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева рәислек итте. Конференция эшендә, җаваплы затлардан тыш, районның вәкиллекле органнары депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, аның тарафдарлары һәм башкалар катнаштылар.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе итеп бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе вакытында партиянең җирле бүлекчәсе алдында торган бурычлар каралды. Бу мәсьәлә буенча Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады, ул шулай ук сайлауларны үткәрүдәге үзгәрешләр белән дә таныштырды. Партиянең Татарстан региональ бүлекчәсенең XXII Конференциясенә делегатлар итеп җирле бүлекчә Политсоветы секретаре Нәфис Закиров һәм аның урынбасары Гүзәл Гәрәева сайландылар. Конференциядә "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының яңа җитәкчесе дә сайланды. Катнашучылар тавышларын бердәм рәвештә Николай Сахуриев өчен бирделәр. Ул Сарман аграр көллиятендә информатика укытучысы булып эшли, яшьләр хәрәкәтендә актив катнаша. Иң соңыннан партиягә яңа кабул ителүчеләргә партия билетлары тапшырылды.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда район яшьләре Форумы үткәрелде

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X