САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген Сарманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Бәйрәм сәламе булып, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Ветераннар исеменнән Кәүҗияк авылыннан Зиннур Газизов чыгыш ясады. Төрле...

Бүген Сарманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Бәйрәм сәламе булып, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Ветераннар исеменнән Кәүҗияк авылыннан Зиннур Газизов чыгыш ясады. Төрле коллективлар строй белән тантаналы рәвештә уздылар, ретро һәм оешмалар бизәгән машиналар парады булды. Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды, Сар­ман һәм Мөс­лим ра­йон­на­ры хәр­би ко­мис­са­ры Дашгын Гасановның чыгышы тыңланды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Паркта кыр кухнясы, сәүдә нокталары эшләде, уеннар һәм концерт оештырылды, спорт ярышлары үтте.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Шулай ук укыгыз:

Район үзәк ял паркында урнашкан мемориалның артиллерия пушкасы куелган өлешен ачу тантанасы үтте

Бөек Ватан сугышы ветераннары район үзәк ял паркында агач утырттылар

Сарманда "Үлемсез полк" маршы үтте

Сарманда үткән Бөек Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев