САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте

Район Советында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Ул ТР премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразыев рәислегендә видеоконференция режимында үтте. - 9 майга кадәр быелгы Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнәбез һәм бәйрәм итәбез, ә 10 майдан инде киләсе ел өчен - Бөек Җиңүнең 71...

Район Советында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Ул ТР премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразыев рәислегендә видеоконференция режимында үтте.

- 9 майга кадәр быелгы Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнәбез һәм бәйрәм итәбез, ә 10 майдан инде киләсе ел өчен - Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алу буенча сөйләшә башлаячакбыз, - диде, ассызыклап, Вәсил Гаязович һәм конкрет бурычлар билгеләде.

Ул барлык өлкәләрдә дә көндәлек системалы эш алып барылырга тиешлегенә басым ясады.

Реклама

Соңыннан район комиссиясе утырышы узды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тагын бер кат киңәшмәдә яңгыраган бурычларга тукталды. Һәр районда сугыш ветераннарының социаль паспорты булырга тиеш. Гүзәл Рифкатовна шуларны тутырып, эшләрне төгәлләү буенча конкрет срок, эш юнәлешләрен билгеләде. Бер генә ветеран да игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел. Һәр җитәкчедән, җаваплы хезмәткәрдән шул таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X