САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманда балаларга "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырылды

Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты старт алды. Хәзер беренче класс укучысы мәдәният учакларында үтә торган төрле чараларга, тарихи, мәдәни объектларга экскурсиягә барганда мәдәни көндәлеген кыстырып барырга, анда билге куйдыртырга, кайткач, алган тәэсирләре, хатирәләрен көндәлеккә язарга тиеш була. уку елы ахырында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, моннан...

Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты старт алды. Хәзер беренче класс укучысы мәдәният учакларында үтә торган төрле чараларга, тарихи, мәдәни объектларга экскурсиягә барганда мәдәни көндәлеген кыстырып барырга, анда билге куйдыртырга, кайткач, алган тәэсирләре, хатирәләрен көндәлеккә язарга тиеш була. уку елы ахырында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, моннан тыш алар Казанга тантаналы чарага чакырыла. Бәйгедә әти-әниләр дә катнаша ала. Болар хакында беренче сыйныф укучыларына 12 ноябрь көнне сәнгать мәктәбендә үткән мәдәният дәресендә балалар район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Фәүзия Миннеярова белән Фәймә Шәрәфетдинова сөйләделәр. Алар көндәлеккә презентация үткәрделәр, район үзәгендәге мәдәни объектлар буенча интерактив сәяхәт оештырдылар. Ахырда балаларның белемнәре дә тикшерелде. Көндәлекләрне муниципаль район Советы депутаты Нияз Билалов тапшырды, балаларга көндәлекне тутырганда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев