САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманда балалар диспансеризация үткәнме?

Балаң диспансеризация үттеме? Россия Федерациясенең 1346 р санлы (21.12.2012) Балигъ булмаганнарның медицина тикшерүләре үтү, шул исәптән мәгариф учреждениеләренә укырга кергәндә һәм аларда укыган вакытта медицина тикшерүләре үтү тәртипләренең 1 нче санлы Кушымтасы нигезендә балигъ булмаганнар ел саен диспансеризация үтәргә, ягъни түбәндәге табибларда каралырга, медицина тикшерүләрен (лаборатор, функциональ һәм башкалар) үтәргә...

Балаң диспансеризация үттеме?

Россия Федерациясенең 1346 р санлы (21.12.2012) Балигъ булмаганнарның медицина тикшерүләре үтү, шул исәптән мәгариф учреждениеләренә укырга кергәндә һәм аларда укыган вакытта медицина тикшерүләре үтү тәртипләренең 1 нче санлы Кушымтасы нигезендә балигъ булмаганнар ел саен диспансеризация үтәргә, ягъни түбәндәге табибларда каралырга, медицина тикшерүләрен (лаборатор, функциональ һәм башкалар) үтәргә һәм анализлар тапшырырга тиешләр:

барлык яшьтә дә - балалар табибы;

яңа туган бала - тумыштан килә торган гипотиреозга, фенилкетонуригә, адреногениталь синдромга, муковисцидоз һәм галактоземиягә неонаталь скрининг, аудиологик скрининг;

1 айлык бала - невролог, балалар хирургы, офтальмолог (корсак куышлыгы органнарына, йөрәк, оча-бот сөяге буыннарына ультратавышлы тикшерү, нейросонография, аудиологик скрининг);

2, 4, 5, 7, 8, 10, 11 айлык - 9 айда - табибтан тыш - канга, бәвелгә гомуми анализ;

3 айлык - невролог, травмотолог-ортопед (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, аудиологик скрининг);

6 айлык - балалар хирургы, невролог (канга һәм бәвелгә гомуми анализ);

1 яшьлек - невролог, балалар хирургы, балалар стоматологы, офтальмолог, оториноларинголог, балалар психиатры (бәвелгә һәм канга гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү, электрокардиография);

1 яшь 3 айлык, 1 яшь 9 айлык, 2 яшь 6 ай - балалар табибе;

1 яшь 6 айлык - канга һәм бәвелгә гомуми анализ, 2 яшьтә - боларга өстәп - балалар стоматологы;

3 яшь - 1 яшьтәгегә өстәп - акушер-гинеколог, балалар уролог-андрологы (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү);

4, 5 яшь - балалар хирургы (канга һәм бәвелгә гомуми анализ);

6 яшь - невролог, офтальмолог, балалар стоматологы (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү);

7 яшь - невролог, балалар хирургы, балалар стоматологы, травмотолог-ортопед, офтальмолог, оториноларинголог, балалар психиатры, акушер-гинеколог, балалар табибе-андрологы (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү, корсак куышлыгы органнарына, йөрәккә, калкансыман биз һәм репродуктив сфера органнарына ультратавышлы тикшерү);

8, 9, 13 яшь - канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү;

10 яшь - 6 яшьтәгегә өстәп - балалар хирургы, балалар эндокринологы, травмотолог-ортопед, оториноларинголог, балалар психиатры (6 яшҗтәгегә өстәп - тизәккә гомуми анализ, электрокардиография);

11 яшь - балалар хирургы, офтальмолог (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү);

12 яшь - акушер-гинеколог, балалар уролог-андрологы (канга һәм бәвелгә гомуми анализ);

14 яшь - балалар стоматологы, балалар уролог-андрологы, балалар эндокринологы, невролог, офтальмолог, оториноларинголог, акушер-гинеколог, яшүсмерләр психиатры (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү, корсак куышлыгы органнарына, йөрәккә, калкансыман биз һәм репродуктив сфера органнарына ультратавышлы тикшерү, электрокардиография, кандагы гормоннар күләмен тикшерү);

15, 16 һәм 17 яшь - 14 яшьтәгегә өстәп - балалар хирургы, травмотолог-ортопед (канга һәм бәвелгә гомуми анализ, кандагы глюкоза күләмен тикшерү, электрокардиография, үпкә флюорографиясе).

Диспансеризация балигъ булмаганнарның яки аларның законлы вәкилләренең ризалыгы белән үткәрелә. Аны үткәндә, каралганчы өч ай дәвамында, ә 2 яшькә кадәрле балаларның 1 ай дәвамында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре исәпкә алына.

Район үзәк хастаханәсе администрациясе

Балаң диспансеризация үттеме?

Россия Федерациясенең 1346 р санлы (21.12.2012) Балигъ булмаганнарның медицина тикшерүләре үтү, шул исәптән мәгариф учреждениеләренә укырга кергәндә һәм аларда укыган вакытта медицина тикшерүләре үтү тәртипләренең 1 нче санлы Кушымтасы нигезендә балигъ булмаганнар ел саен диспансеризация үтәргә, ягъни тиешле табибларда каралырга, медицина тикшерүләрен (лаборатор, функциональ һәм башкалар) үтәргә һәм анализлар тапшырырга тиешләр. Баланың кайсы яшьтә кайсы табибларда каралырга тиешлеген район үзәк хастаханәсендә белешергә кирәк.

Диспансеризация балигъ булмаганнарның яки аларның законлы вәкилләренең ризалыгы белән үткәрелә. Аны үткәндә, каралганчы өч ай дәвамында, ә 2 яшькә кадәрле балаларның 1 ай дәвамында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре исәпкә алына.

Район үзәк хастаханәсе администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев