САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда "Бала чагым – бал чагым" дигән бәйрәм үтте

Бүген район үзәгендәге "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янындагы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Бала чагым - бал чагым" исемендәге бәйрәм үткәрелде. Тантанада катнашучы балаларны бәйрәм белән иң элек район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. - Безнең тормышыбыздагы барлык шатлык-куанычларыбыз, уй-борчуларыбыз сезнең белән бәйле. Сезгә бәхетле балачак, сау-сәламәт һәм матур...

Бүген район үзәгендәге "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янындагы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Бала чагым - бал чагым" исемендәге бәйрәм үткәрелде. Тантанада катнашучы балаларны бәйрәм белән иң элек район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.

- Безнең тормышыбыздагы барлык шатлык-куанычларыбыз, уй-борчуларыбыз сезнең белән бәйле. Сезгә бәхетле балачак, сау-сәламәт һәм матур булып үсүегезне телибез, - диде ул.

Балаларны шулай ук бәйрәмдә катнашучы әкият геройлары сәламләделәр, алар белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнадылар, җитезлек һәм өлгерлекләрен сынадылар, бүләкләр тапшырдылар. Сәхнә дә яшьтәшләренә бәйрәм сәламен җиткерергә килүче талантлы балалардан бушап тормады: иң матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Ә асфальт сукмакта рәсем конкурсы үткәрелде. Соңыннан аңа йомгак ясалып, иң матур рәсем ясаучыларга бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшереп үтәбез: Халыкара балаларны яклау көне беренче тапкыр 1950 елның 1 июнендә билгеләп үтелә. Тарихтан билгеле булганча, узган гасыр башында Сан-Францискодагы Кытай консулы әти-әнисез калган балаларга бәйрәм үткәрә һәм Халыкара балаларны яклау көненең тарихы шул көнгә барып тоташа, дип фаразлана. Бүген исә аны дөньяның 30 дан артык илендә билгеләп үтәләр һәм ул балаларның проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә.

Бүген планетада тагын бер бәйрәм - Бөтендөнья әти-әниләр көне дә билгеләп үтелә. Ул әле - чагыштырмача "яшь" бәйрәм, аңа 2012 елда гына нигез салынды һәм 2013 елдан бәйрәм ителә башлады. Бөтендөнья әти-әниләр көненең төп максаты - гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев