Сарманда авыруны мәҗбүри госпитализацияләргә туры килгән
Сарман районы прокуратурасы туберкулез белән авыруның дәваланудан баш тарту фактын тикшерде. Билгеле булганча, 2012 елның февраленнән врач-фтизиатр диспансер учетында торучы «инфильтративный туберкулез S1-2 обоих легких» диагнозлы ир-ат, дәвалану процедураларына кат-кат чакырулуга карамастан, билгеләнгән вакытка килмәгән. Федераль закон буенча, туберкулезның йогышлы формалары белән авурылар, санитар-эпидемик режимны бозу һәм аңлы рәвештә дәваланудан...
Сарман районы прокуратурасы туберкулез белән авыруның дәваланудан баш тарту фактын тикшерде.
Билгеле булганча, 2012 елның февраленнән врач-фтизиатр диспансер учетында торучы «инфильтративный туберкулез S1-2 обоих легких» диагнозлы ир-ат, дәвалану процедураларына кат-кат чакырулуга карамастан, билгеләнгән вакытка килмәгән.
Федераль закон буенча, туберкулезның йогышлы формалары белән авурылар, санитар-эпидемик режимны бозу һәм аңлы рәвештә дәваланудан качу очрагында, суд карары нигезендә махсус туберкулезга каршы көрәшү организацияләрендә мәҗбүри тикшерелә һәм дәвалана.
Шул исәптән, авыру ир- атны,суд карары буенча, дәваланырга мәҗбүр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев