САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда август җылы, көз коры булачак

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Перевенденцев августта безне нинди һава торышы көтәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, җәйнең соңгы аенда һава температурасы, уртача алганда, 17-18 градус җылы булачак. 60 мм явым-төшем яву көтелә. Бу - айлык норма, ди ул. Шул ук вакытта июльдә тәүлекнең уртача һава температурасы нормадан +1,5 градуска...

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Перевенденцев августта безне нинди һава торышы көтәчәген әйтте.

Аның сүзләренчә, җәйнең соңгы аенда һава температурасы, уртача алганда, 17-18 градус җылы булачак. 60 мм явым-төшем яву көтелә. Бу - айлык норма, ди ул. Шул ук вакытта июльдә тәүлекнең уртача һава температурасы нормадан +1,5 градуска артып киткән. Явым-төшемнәр шулай ук нормадан күбрәк булган.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев