САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Әминә Бикчәнтәеваны искә алдылар

Сарман үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Тылсымлы китаплар язучы апа...” исемле әдәби иртә үтте.

Балалар аның иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.
Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен, иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучылардан иде. Ул 1938 елда яза башлый. Аның кече яшьтәге балаларга атап язылган «Бүләк» исемле беренче шигъри китабы 1940 елда басылып чыга. Шуннан соң үзе исән чагында аның тагын унтугыз исемдә шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә. Шигырьләрендә ул күбесенчә нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын, укуларын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буынның фикри һәм әхлакый тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Ә.Бикчәнтәева – «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) исемле повестьлар авторы да. «Бакча гөлләре» (1949), «Бүген һәм иртәгә» (1954), «Дачада» (1954), «Беренче чәчәкләр» (1960), «Яз бүләкләре» (1962) исемле шигырь китаплары зур популярлык казана. «Хуҗа Насретдин балалар янында» (1956) дигән хикәяләр циклы аерым игътибарга лаек.
Ә.Бикчәнтәеваның балалар өчен язган иң уңышлы шигъри һәм проза әсәрләре 1983 елгы «Минем танышларым» исемле сайланма җыентыгында урын ала.
#СармановскаяЦентральнаяДетскаяБиблиотека

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев