САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда «Ак әманәт – солдат хатлары» дигән кичә оештырылды

Бүген район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ак әманәт – солдат хатлары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәгә сугыш кырында ятып калган Миңнегалим Хәсәншинның сеңлесе Тәгъзимә Шәйхетдинова чакырылган иде.
Аның белән очрашуга Сарман гимназиясе директорының укыту процессы буенча урынабасары Регина Вахитова белән бергә мәктәпнең җиденче «А» сыйныфы укучылары килделәр. Кичәне әйдәп баручы китапханәчеләр Равилә Шәмсетдинова һәм Рәзинә Гарифуллина алып бардылар. Алар Миңнегалим Хәсәншинның тормыш юлы турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр, аннан соң сүзне Тәгъзимә апага бирделәр. Китапханә директоры Лилия Әфзәлетдинова аңа чәчәкләр һәм китаплар бүләк итте. Ахырдан укучылар геройның өчпочмаклы хатларыннан күргәзмә белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев