САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда митинг үтәчәк

1941 ел­ның 22 ию­не. Ул та­рих­ка авыр, дәһ­шәт­ле - Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­лан­ган көн бу­лып ке­реп кал­ды. Бу көн­не без хә­тер яңар­та­быз, яу кы­рын­да, тыл­да һә­лак бул­ган як­таш­ла­ры­быз­ны, якын­на­ры­быз­ны ис­кә ала­быз. 21 июнь, шим­бә көн­не ра­йон үзә­ген­дә­ге ме­мо­ри­ал-комп­лекс ал­дын­да "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең җир­ле бүлек­чә­се, мә­дә­ни­ят йор­ты, ки­тап­ха­нә, яшь­ләр эше, спорт...

1941 ел­ның 22 ию­не. Ул та­рих­ка авыр, дәһ­шәт­ле - Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­лан­ган көн бу­лып ке­реп кал­ды. Бу көн­не без хә­тер яңар­та­быз, яу кы­рын­да, тыл­да һә­лак бул­ган як­таш­ла­ры­быз­ны, якын­на­ры­быз­ны ис­кә ала­быз. 21 июнь, шим­бә көн­не ра­йон үзә­ген­дә­ге ме­мо­ри­ал-комп­лекс ал­дын­да "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең җир­ле бүлек­чә­се, мә­дә­ни­ят йор­ты, ки­тап­ха­нә, яшь­ләр эше, спорт һәм ту­ризм бү­ле­ге, аг­рар көл­ли­ят, Сар­ман гим­на­зи­я­се, ур­та мәк­тәп, хәр­би ко­мис­са­ри­ат, ра­йон ве­те­ран­нар Со­ве­ты бе­лән бер­лек­тә, ми­тинг үт­кә­рә. Аңа бар­лык ра­йон­даш­лар ча­кы­ры­ла. Та­тарс­тан хәр­би ко­мис­са­ри­а­ты­ның Сар­ман һәм Мөс­лим ра­йон­на­ры бу­ен­ча бү­лек җи­тәк­че­се Даш­гын Га­са­нов­ның, су­гыш ве­те­ран­на­ры­ның сөй­ләү­лә­ре бу­ла, ме­мо­ри­ал­га чә­чәк­ләр, тәкыя­лар са­лы­на. Ми­тинг 21 июнь көн­не ир­тән­ге сә­гать 10:00 да баш­ла­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев