САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда 152,5 литр ялган алкоголь продукциясе алынды

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегендә район эчке эшләр бүлегеннән легаль булмаган алкоголь продукциясен ташу факты буенча тикшерү һәм чара күрү өчен материал алынды. Сарманда «Алкоголь» операциясе барышында Профсоюз урамының 19нчы йорты янында порлиция хезмәткәрләре тарафыннан «Рено Дастер» автомобиле туктатыла. Яр Чаллы кешесе Н. идарәсендәге машина салонында һәм багажнигында...

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегендә район эчке эшләр бүлегеннән легаль булмаган алкоголь продукциясен ташу факты буенча тикшерү һәм чара күрү өчен материал алынды. Сарманда «Алкоголь» операциясе барышында Профсоюз урамының 19нчы йорты янында порлиция хезмәткәрләре тарафыннан «Рено Дастер» автомобиле туктатыла. Яр Чаллы кешесе Н. идарәсендәге машина салонында һәм багажнигында гомуми күләме 152,5 литр булган алты исемдәге 305 шешә аракы һәм коньяк табыла. Аларның тиешле үрнәктәге маркалары булмый. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Хәбәрне Түбән кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев