САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Ул минем кадерлем, дөньяда бердәнберем" дигән кичә үткәрелде

Кичә Сарман үзәк балалар китапханәсендә - «Кояшлы дөнья» гаилә мәгълүмати-ял итү үзәгендә "Ул минем кадерлем, дөньяда бердәнберем" исемле, әниләргә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә балалар белән бергә әбиләр һәм әниләр дә чакырылган иде. Китапханәчеләр балаларга әниләрнең иң кадерле олы зат булулары турында сөйләделәр, әниләргә багышлап мәкальләр әйттеләр. Балалар үзләре дә...

Кичә Сарман үзәк балалар китапханәсендә - «Кояшлы дөнья» гаилә мәгълүмати-ял итү үзәгендә "Ул минем кадерлем, дөньяда бердәнберем" исемле, әниләргә багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә балалар белән бергә әбиләр һәм әниләр дә чакырылган иде. Китапханәчеләр балаларга әниләрнең иң кадерле олы зат булулары турында сөйләделәр, әниләргә багышлап мәкальләр әйттеләр. Балалар үзләре дә әниләренә атап матур сүзләр, өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Кичәне "Әни бит ул - җир йөзендә газиз, кадерле зат" дип исемләнгән китап күргәзмәсе, әниләр турында җырлар һәм презентация тагын да тулыландырды. Бәйрәмгә "Әби" белән "Мырауҗан" да килде. Бәйрәм барышында "Мырауҗан" балалар белән бергә әниләргә багышлап бию башкарды. Кичә азагында балалар әниләренә, әбиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тараттылар.

Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев