САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман үзәк балалар китапханәсендә МБББУ “Сарман гимназия”сенең 4 “В” “Б” класс укучылары белән «Не забудем героев войны» дигән исем астында патриотик сәгать үтте

9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә.. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим...

9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә.. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә. Бу бәйрәм хәзерге заман Россиясе өчен бик мөһим, чөнки ул барлык тарихи тәҗрибәне һәм безнең Кораллы Көчләрнең күркәм сугышчан традицияләрен бергә туплый, Россия армиясе батырлары һәм хәрби батырлыклар тарихын берләштерә.
Ватан Геройлары көне уңаеннан, 4 декабрь көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә МБББУ "Сарман гимназия"сенең 4 "В" "Б" класс укучылары белән «Не забудем героев войны» дигән исем астында патриотик сәгать үтте. Әлеге сыйныф укучылары бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Кичә өчен презентация эшләнде. «Ерагайган саен еллар - тирәнәя яралар» исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Фотолар:https://vk.com/club92151379 алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев