САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман үзәк балалар китапханәсендә кичә узды

Сарман үзәк балалар китапханәсендә 2009 елдан бирле "Ак торна өмете" клубы эшли. Клубның даими членнары мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Китапханәбездә алар өчен төрле-төрле мавыктыргыч кичәләр үтә. Китапханәчеләр кичәләребез тагын да кызыклырак булсын өчен игәнәчеләр эзләп табып ,балаларга төрле бәйрәмнәр хөрмәтенә буләкләр бирүгә дә ирешәләр. Аларның бәхетле йөзләрен күреп кем генә шатланмас...

Сарман үзәк балалар китапханәсендә 2009 елдан бирле "Ак торна өмете" клубы эшли. Клубның даими членнары мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

Китапханәбездә алар өчен төрле-төрле мавыктыргыч кичәләр үтә. Китапханәчеләр кичәләребез тагын да кызыклырак булсын өчен игәнәчеләр эзләп табып ,балаларга төрле бәйрәмнәр хөрмәтенә буләкләр бирүгә дә ирешәләр. Аларның бәхетле йөзләрен күреп кем генә шатланмас икән? Күбесенә бүләкләрне өйләренә барып тапшырыга кирәк.Алар да үзләренә әз генә булса да игътибарны көтәләр.

4 декабрьдә үткән "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк" кичәсе үтте. Аны үткәрүдә районның баликъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Гүзәл Гараева , баш белгеч-җаваплы сәркатибе Айгөл Махмүтова , Сарман авыл Җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Ахмадуллин , «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов , «Агросила групп" җәмгыятенең генераль директоры Ильдар Гимадеев, эшмәкәрләр Ринат Рамазанов, Илдар Зәйнуллинның ярдәме зур булды диләр, балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев