САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман йөзүчеләре Мөслимнән медальләр белән кайттылар

Узган җомгада Мөслимдә "Нептун" бассейны призына йөзү ярышлары үтте. Анда җиде, аерым алганда, Сарман, Мөслим, Актаныш, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан, Җәлил поселогыннан һәм Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан килгән командалар катнашты. 8-14 яшьлек үсмерләр төрле дистанцияләрдә үз көчләрен сынады. Сарман данын анда "Дулкын" бассейнына йөрүче Сарманның беренче санлы балалар һәм...

Узган җомгада Мөслимдә "Нептун" бассейны призына йөзү ярышлары үтте. Анда җиде, аерым алганда, Сарман, Мөслим, Актаныш, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан, Җәлил поселогыннан һәм Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан килгән командалар катнашты. 8-14 яшьлек үсмерләр төрле дистанцияләрдә үз көчләрен сынады. Сарман данын анда "Дулкын" бассейнына йөрүче Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары яклады. Нәтиҗәдә 2009 елгылар арасында Ралина Шакирова - беренче, Азалия Таипова өченче булдылар. Комплекслы йөзүдә исә Рубин Вәлиев призлы өченче урынны яулады. Самат Сафин, Раилә Рәхимова, Азат Таипов, Эльза Илдусова, Алия Хәсәнова, Алсу Рәхимова да үз дистанцияләрен тиешле вакытта үттеләр. Шулай ук Шамил Хәсәнов, Аяз Гәрәев, Илдан Хафизов, Илһам Сәлимгәрәев,Эльгар Ямалов, Айрат Рәхимов, Рамил Гәрәев та сынатмадылар. Аида Маннанова, Раилә Рәхимова, Валерия Абашева, Равил Гәрәев чыгышлары да уңышлы булды. Эстафета беренчелегендә исә безнең команда өченче урынны яулады. Призлы урын алучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды. Мондый төр ярышларда әле икенче тапкыр гына катнашкан, яңа гына оешып килгән команда өчен, бу, әлбәттә, зур җиңү.

Альбина Харисова, Илдар Мөхлисуллин, Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев